Тарих, әдәбият һәм химия буенча БДИ нәтиҗәләре расланган
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
June 16, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Тарих, әдәбият һәм химия буенча 2026 елның 1 июнендәге бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланган.
Химия буенча БДИны 2026 елның 1 июнендә 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 2154). Имтиханны нигезле сәбәп белән 3 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый алмаган (22 июньдә резерв көнне химия буенча БДИ тапшыру рөхсәт ителгән).
Химия буенча БДИның уртача баллы 66,88 (2025 елда – 69,43 булган). Йөз балл җыючылар саны – 67 (2,80%) (2025 елда – 114 укучы булган). 205 (8,56%) катнашучы 36 балллы минималь бусаганы үтә алмаган.
Әдәбият буенча БДИны 2026 елның 1 июнендә 725 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 644).
Әдәбият буенча БДИның уртача баллы 72,08 (2025 елда – 74,22) тәшкил иткән. Йөз балл җыючылар саны – 64 укучы (8,83%) (2025 елда – 80 укучы). 32 балллы минималь бусаганы 11 (1,52%) катнашучы үтә алмаган
Тарих буенча БДИны 2026 елның 1 июнендә 1486 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 1404). Имтиханны нигезле сәбәп белән 2 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый алмаган (23 июньдә резерв көнендә тарих буенча БДИ тапшыру рөхсәт ителгән).
Тарих буенча БДИның уртача баллы 61,50 (2025 елда – 60,91) тәшкил иткән. Йөз балл җыючылар саны – 1 (2025 елда – 1). Минималь 32 балл бусагасын 66 (4,44%) катнашучы үтә алмаган.
Фәннәрнең берәрсеннән БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны 8 июльдә (химия, әдәбият) яисә 9 июльдә (тарих) эшли алачак. Бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.
Чыгарылыш укучыларын тарих, әдәбият һәм химия буенча 2026 елның 1 июнендәге БДИ нәтиҗәләре белән рәсми таныштыру 16 июньдә үткәреләчәк.
Куелган баллар белән килешмәү турында апелляцияләр 2026 елның 17 һәм 18 июнендә кабул ителәчәк.
Әлеге фәннәр буенча апелляцияләрне карау 2026 елның 22 июнендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Боевая урамы, 13. Һәр апеллянт өчен төгәл вакыт билгеләнгән.
Discussion in the ATmosphere