External Publication
Visit Post

Татарстанның 5500дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы 18-19 июньдә информатика һәм чит телләрдән БДИ тапшыра

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] June 18, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Россия 2026 елның 18 июнендә мәгариф оешмалары базасында урнашкан 68 имтихан үткәрү пунктында информатикадан һәм чит телләр буенча (телдән) бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Имтиханнар үткәрүгә 2855 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән. Имтиханнарны 3753 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра. Информатикадан БДИны 2370 укучы тапшыра. Чит телләр буенча (телдән) БДИга агымдагы елда мәктәп тәмамлаучы 1383 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән: - инглиз теленнән – 1355, - немец теленнән – 16, - француз теленнән – 6, - испан теленнән – 1, - кытай теленнән – 5. 2026 елның 19 июнендә информатика, чит телләр буенча (телдән) бердәм дәүләт имтиханы белем бирү оешмалары базасында урнашкан 35 имтихан тапшыру пунктында үткәреләчәк. Имтиханнар үткәрүгә 1428 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән. Имтиханнарны 1838 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра. Информатикадан БДИны 1166 катнашучы тапшыра. Чит телләрдән (телдән) БДИга агымдагы елда мәктәп тәмамлаучы 672 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән: - инглиз теленнән – 665, - немец теленнән – 1, - француз теленнән – 2, - кытай теленнән – 4. Имтиханнар 10:00 сәгатьтә башланачак. Компьютер формасындагы информатикадан имтихан (КБДИ) 3 сәгать 55 минут, чит телләрдән, кытай теленнән тыш, – 17 минут, кытай теленнән – 14 минут дәвам итә. КБДИның минималь бусагасы 40 балл, чит телләр буенча (язма һәм телдән) – 22 балл тәшкил итә. Информатикадан БДИ нәтиҗәләре 29 июньдә, чит телләрдән БДИ нәтиҗәләре 1 июльдә расланачак. Имтиханнарда катнашучылар нәтиҗәләр белән үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә таныша алачак: https://checkege.rustest.ru/. БДИның төп чорының резерв көннәре 2026 елның 22 июненнән 25енә кадәр үткәреләчәк.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...