{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreie5lddx6xes3b6gr72qfdb5qsiohavxnpwolzu5ypj4sh6qyemouy",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mogkvgp2u4d2"
  },
  "path": "/node/9981",
  "publishedAt": "2026-06-16T16:39:15.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nТарих, әдәбият һәм химия буенча 2026 елның 1 июнендәге бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланган.\n\nХимия буенча БДИны 2026 елның 1 июнендә 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 2154). Имтиханны нигезле сәбәп белән 3 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый алмаган (22 июньдә резерв көнне химия буенча БДИ тапшыру рөхсәт ителгән).\n\nХимия буенча БДИның уртача баллы 66,88 (2025 елда – 69,43 булган). Йөз балл җыючылар саны – 67 (2,80%) (2025 елда – 114 укучы булган). 205 (8,56%) катнашучы 36 балллы минималь бусаганы үтә алмаган.\n\nӘдәбият буенча БДИны 2026 елның 1 июнендә 725 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 644).\n\nӘдәбият буенча БДИның уртача баллы 72,08 (2025 елда – 74,22) тәшкил иткән. Йөз балл җыючылар саны – 64 укучы (8,83%) (2025 елда – 80 укучы). 32 балллы минималь бусаганы 11 (1,52%) катнашучы үтә алмаган\n\nТарих буенча БДИны 2026 елның 1 июнендә 1486 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 1404). Имтиханны нигезле сәбәп белән 2 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый алмаган (23 июньдә резерв көнендә тарих буенча БДИ тапшыру рөхсәт ителгән).\n\nТарих буенча БДИның уртача баллы 61,50 (2025 елда – 60,91) тәшкил иткән. Йөз балл җыючылар саны – 1 (2025 елда – 1). Минималь 32 балл бусагасын 66 (4,44%) катнашучы үтә алмаган.\n\nФәннәрнең берәрсеннән БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны 8 июльдә (химия, әдәбият) яисә 9 июльдә (тарих) эшли алачак. Бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.\n\nЧыгарылыш укучыларын тарих, әдәбият һәм химия буенча 2026 елның 1 июнендәге БДИ нәтиҗәләре белән рәсми таныштыру 16 июньдә үткәреләчәк.\n\nКуелган баллар белән килешмәү турында апелляцияләр 2026 елның 17 һәм 18 июнендә кабул ителәчәк.\n\nӘлеге фәннәр буенча апелляцияләрне карау 2026 елның 22 июнендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Боевая урамы, 13. Һәр апеллянт өчен төгәл вакыт билгеләнгән.",
  "title": "Тарих, әдәбият һәм химия буенча БДИ нәтиҗәләре расланган"
}