Мәктәпләрдә урак өсте
«Мәгариф» журналы
June 19, 2026
Тарих, әдәбият, рус теле, химия буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булды. Республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, химиядән БДИны 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2025 елда – 2154), уртача балл 66,88 (2025 елда – 69,43) тәшкил итте. Йөз балл җыючылар саны – 67 (2,80%) (2025 елда – 114). 36 баллык минималь чикне 205 укучы (8,56%) үтә алмады.
Discussion in the ATmosphere