External Publication
Visit Post

Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] June 15, 2026
Source

Яңалыкка кагылышлы рәсем:

Татарстан

Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.

Әлеге бүләккә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фән һәм мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре уку-укыту процессына нәтиҗәле алымнар һәм технологияләр керткәннәре, шулай ук дидактика һәм кадрлар әзерләү өлкәсендәге зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен тәкъдим ителә ала.

Документлар кабул итү: 2026 елның 1 июленә кадәр.Адрес: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт, 213 нче кабинет.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (843) 222-79-55, +7 (843) 222-79-59.Төгәлрәк мәгълүмат: https://mon.tatarstan.ru/premia_mahmutov.htm

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...