External Publication
Visit Post

Актаныш укытучылары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына лаек булды

Главная [Unofficial] June 28, 2026
Source
Татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыру, мәктәп укучылары белән эшне оештыруга инновацион алымнар тарату, талантлы укытучыларга ярдәм итү, шулай ук туган телдә укытуның нәтиҗәле педагогик тәҗрибәсен җәелдерү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан иткән иде. Әлеге абруйлы бәйгедә Актаныш районының өч югары квалификацияле педагогы зур уңышка ирешеп, җиңүчеләр рәтенә басты!

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...