{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifzgno3qlharbsprgzb6ne3o2m56r6jlnmfudc5s64smf7jeab27i",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3moed72bwyxi2"
  },
  "path": "/node/9980",
  "publishedAt": "2026-06-15T08:39:03.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "https://mon.tatarstan.ru/premia_mahmutov.htm"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nМәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.\n\nӘлеге бүләккә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фән һәм мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре уку-укыту процессына нәтиҗәле алымнар һәм технологияләр керткәннәре, шулай ук дидактика һәм кадрлар әзерләү өлкәсендәге зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен тәкъдим ителә ала.\n\nДокументлар кабул итү: 2026 елның 1 июленә кадәр.Адрес: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт, 213 нче кабинет.\n\nБелешмәләр өчен телефоннар: +7 (843) 222-79-55, +7 (843) 222-79-59.Төгәлрәк мәгълүмат: https://mon.tatarstan.ru/premia_mahmutov.htm",
  "title": "Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә"
}