External Publication
Visit Post

«Сәйяр» театр фестивале хәзер «Алмачуар» дип атала

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] May 21, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан 18 майда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчалары арасында үткәрелгән «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленең йомгаклау чарасы булды. Быел бәйгедә 130 балалар бакчасыннан һәм 55 мәктәптән барлыгы 2900дән артык бала катнашты. Район һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган бу яшь талантлар арасыннан нәтиҗәдә финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр төркеме сайлап алынды. 30 еллык тарихы булган «Сәйяр» фестивале хәзер «Алмачуар» дип атала. 2024 елда Казан Мэриясе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән «Алмачуар» исеме астында шулай ук балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен драматургия конкурсы да булдырган иде. Татар театр сәнгатенә багышланган бу ике бәйге хәзер «кулга-кул тотынышып» атлаячак. Тантанада бүләкләнүче 8 театр коллективы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...