External Publication
Visit Post

«Алмачуар» театр фестиваленең җиңүчеләре билгеле!

Журнал «СӘХНӘ» [Unofficial] May 20, 2026
Source
18 май көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчалары арасында узган «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Быел бәйгедә 130 балалар бакчасыннан һәм 55 мәктәптән барлыгы 2900дән артык бала катнашты. Район һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган бу яшь талантлар арасыннан нәтиҗәдә финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр төркеме узды.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...