{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreih2uwxbichm5n5femlvrv6ph7w43lfj77txvgygcxpjbn3nollf3y",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mmgetgm447m2"
},
"path": "/node/9953",
"publishedAt": "2026-05-21T11:50:37.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n18 майда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчалары арасында үткәрелгән «Алмачуар» яшь буын театр фестиваленең йомгаклау чарасы булды.\n\nБыел бәйгедә 130 балалар бакчасыннан һәм 55 мәктәптән барлыгы 2900дән артык бала катнашты.\n\nРайон һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган бу яшь талантлар арасыннан нәтиҗәдә финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр төркеме сайлап алынды.\n\n30 еллык тарихы булган «Сәйяр» фестивале хәзер «Алмачуар» дип атала. 2024 елда Казан Мэриясе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән «Алмачуар» исеме астында шулай ук балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен драматургия конкурсы да булдырган иде. Татар театр сәнгатенә багышланган бу ике бәйге хәзер «кулга-кул тотынышып» атлаячак.\n\nТантанада бүләкләнүче 8 театр коллективы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте.",
"title": "«Сәйяр» театр фестивале хәзер «Алмачуар» дип атала"
}