{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreibiklegejxrt7x6egr43f6q2tz24tuv6asg763jhs6ayc4xzunqli",
    "uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mookgszwm5j2"
  },
  "path": "/news/headlines/maktaplarda-urak-oste",
  "publishedAt": "2026-06-19T12:54:00.000Z",
  "site": "https://magarif-uku.ru",
  "tags": [
    "Онлайн хәбәрләр"
  ],
  "textContent": "Тарих,  әдәбият, рус теле, химия буенча  бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре  билгеле булды. Республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, химиядән БДИны 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2025 елда – 2154),  уртача балл 66,88  (2025 елда – 69,43) тәшкил итте. Йөз балл җыючылар саны – 67 (2,80%) (2025 елда – 114). 36 баллык минималь чикне 205 укучы (8,56%) үтә алмады.",
  "title": "Мәктәпләрдә урак өсте"
}