КФУ мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны укыту өчен грантлар алачак
Ватаным Татарстан [Unofficial]
June 25, 2026
Казан федераль университеты 2026 елда янәдән ике республика гранты алачак. Алар математика, табигый фәннәр һәм технологияләрне тирәнтен өйрәтүче мәктәп программаларын, шулай ук аутизм белән авыручы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Discussion in the ATmosphere