{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreidxdve5udvwxjbgerytfaz2uasvmnvhwxkln6u2nktvfe4eiryiju",
"uri": "at://did:plc:x3kaistxlhmjvdm25mz5qg4e/app.bsky.feed.post/3mp5yxd25gvy2"
},
"path": "/news/kfu-maktapkaca-ham-maktap-iasendage-balalarny-ukytu-ocen-grantlar-alacak-116425",
"publishedAt": "2026-06-25T12:50:00.000Z",
"site": "https://vatantat.ru",
"tags": [
"Яңалыклар"
],
"textContent": "Казан федераль университеты 2026 елда янәдән ике республика гранты алачак. Алар математика, табигый фәннәр һәм технологияләрне тирәнтен өйрәтүче мәктәп программаларын, шулай ук аутизм белән авыручы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.",
"title": "КФУ мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны укыту өчен грантлар алачак"
}