External Publication
Visit Post

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның 2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын котлавы

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] June 27, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары һәм әти-әниләр! Мәктәп еллары белән саубуллашуның дулкынландыргыч, якты һәм көтеп алынган сәгате килеп җитте. Артта — хезмәт, яңа ачышлар һәм чын дуслык белән үтелгән 11 еллык уртак юл. Җиңел булмаган юлны сез, ныклы рух һәм үзара ярдәмләшү күрсәтеп, лаеклы үттегез. Кулыгыздагы аттестат - ул сезнең белемегезне, хезмәт сөючәнлегегезне, сабырлыгыгызны раслый торган документ. БДИ нәтиҗәләренең быел аеруча югары булуы күңелне шатландыра. Балалар, сез үз сәләтегезне тулысынча исбатладыгыз, мин һәрберегез белән чиксез горурланам! Бу саннар артында сезнең тырышлык, укытучыларның фидакарьлеге һәм әти-әниләрнең ышанычы тора. Олы җанлы мөгаллимнәребезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сез һәр укучы өчен җан аттыгыз, аларның уңышсызлыкларына борчылып, һәр казанышларына чын күңелдән сөендегез. Сез —чын остазлар. Кадерле әти-әниләр, балаларыбызны тәрбияләүдә күп еллык ышанычыгыз һәм хезмәттәшлегегез өчен рәхмәт. Алар сезне үз казанышлары белән гел сөендереп торсыннар. Кадерле балалар! Мин һәрберегезгә үзегез теләгән уку йортына керүегезне һәм гомерлек һөнәрегезгә әйләнерлек белгечлек алуыгызны телим. Онытмагыз: тормышта һәр нәрсәнең дә беренче тапкырдан ук килеп чыкмавы — табигый хәл. Беркайчан да рухыгызны төшермәгез, максатыгызга таба кыю атлагыз, чөнки алда сезне чиксез мөмкинлекләр дөньясы көтә. Кайда гына булсагыз да, нинди генә үрләр яуласагыз да, кадерле мәктәбегезне һәм сезне чын кеше итеп тәрбияләгән укытучыларыгызны онытмагыз. Мәктәп еллары хатирәсе күңелегезне һәрвакыт җылытып торсын. Сезнең зур тормыш юлыгыз биредә — безнең гүзәл Татарстаныбызда башланды. Бу туфрак сезнең өчен һәрвакыт көч һәм илһам чыганагы булсын. Хәерле юл сезгә! Министр И. Һадиуллин

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...