{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreidk6kcivnwyl7ahhi2aupfp5povfbbp5wqlhuklngagae2cx7lacq",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mpchsxq23hd2"
},
"path": "/node/9992",
"publishedAt": "2026-06-27T16:45:05.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары һәм әти-әниләр!\n\nМәктәп еллары белән саубуллашуның дулкынландыргыч, якты һәм көтеп алынган сәгате килеп җитте. Артта — хезмәт, яңа ачышлар һәм чын дуслык белән үтелгән 11 еллык уртак юл. Җиңел булмаган юлны сез, ныклы рух һәм үзара ярдәмләшү күрсәтеп, лаеклы үттегез. Кулыгыздагы аттестат - ул сезнең белемегезне, хезмәт сөючәнлегегезне, сабырлыгыгызны раслый торган документ.\n\nБДИ нәтиҗәләренең быел аеруча югары булуы күңелне шатландыра. Балалар, сез үз сәләтегезне тулысынча исбатладыгыз, мин һәрберегез белән чиксез горурланам! Бу саннар артында сезнең тырышлык, укытучыларның фидакарьлеге һәм әти-әниләрнең ышанычы тора.\n\nОлы җанлы мөгаллимнәребезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сез һәр укучы өчен җан аттыгыз, аларның уңышсызлыкларына борчылып, һәр казанышларына чын күңелдән сөендегез. Сез —чын остазлар.\n\nКадерле әти-әниләр, балаларыбызны тәрбияләүдә күп еллык ышанычыгыз һәм хезмәттәшлегегез өчен рәхмәт. Алар сезне үз казанышлары белән гел сөендереп торсыннар.\n\nКадерле балалар! Мин һәрберегезгә үзегез теләгән уку йортына керүегезне һәм гомерлек һөнәрегезгә әйләнерлек белгечлек алуыгызны телим. Онытмагыз: тормышта һәр нәрсәнең дә беренче тапкырдан ук килеп чыкмавы — табигый хәл. Беркайчан да рухыгызны төшермәгез, максатыгызга таба кыю атлагыз, чөнки алда сезне чиксез мөмкинлекләр дөньясы көтә.\n\nКайда гына булсагыз да, нинди генә үрләр яуласагыз да, кадерле мәктәбегезне һәм сезне чын кеше итеп тәрбияләгән укытучыларыгызны онытмагыз. Мәктәп еллары хатирәсе күңелегезне һәрвакыт җылытып торсын. Сезнең зур тормыш юлыгыз биредә — безнең гүзәл Татарстаныбызда башланды. Бу туфрак сезнең өчен һәрвакыт көч һәм илһам чыганагы булсын.\n\nХәерле юл сезгә!\n\nМинистр И. Һадиуллин",
"title": "ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның 2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын котлавы"
}