External Publication
Visit Post

Арчада мәгарифтә милли традицияләр һәм заманча технологияләр турында фикер алыштылар

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] June 25, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Арча 24 июньдә Арча муниципаль районында «Милли һәм этномәдәни белем: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» темасына милли мәгариф буенча педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясенең секция утырышы узды. Республиканың 45 муниципалитетыннан 250 педагогны берләштергән чарада методистлар, туган телдә укыту мәктәпләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Кунаклар өчен дәреслекләр, китаплар, халык кәсепләре һәм милли киемнәр күргәзмәләре, шулай ук Арча районы мәгариф оешмаларыннан мастер-класслар оештырылды. Методик мәйданчыкларда докладлар белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУның Филология институты, ТР Мәгарифне үстерү институты галимнәре, шулай ук практик педагоглар чыгыш ясады.. Эш дүрт секциядә - Арчаның 5 нче гимназиясе, 6 нчы мәктәп, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә алып барылды. Пленар киңәшмә Арча районы мәдәният йортында узды, ә барлык катнашучылар өчен Габдулла Тукайның Дәүләт мемориаль комплексына экскурсия оештырылды. Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырышы 13 августта Яр Чаллыда узачак. Киңәшмәнең төп темасы – «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка».

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...