{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreic52nwoo4ifsq3agb5thm3kkrirfee2ibcx6eozww2necocq25apy",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mp5gu2qdwgf2"
},
"path": "/node/9990",
"publishedAt": "2026-06-25T19:49:40.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Арча"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nАрча \n\n24 июньдә Арча муниципаль районында «Милли һәм этномәдәни белем: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» темасына милли мәгариф буенча педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясенең секция утырышы узды.\n\nРеспубликаның 45 муниципалитетыннан 250 педагогны берләштергән чарада методистлар, туган телдә укыту мәктәпләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.\n\nКунаклар өчен дәреслекләр, китаплар, халык кәсепләре һәм милли киемнәр күргәзмәләре, шулай ук Арча районы мәгариф оешмаларыннан мастер-класслар оештырылды. Методик мәйданчыкларда докладлар белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУның Филология институты, ТР Мәгарифне үстерү институты галимнәре, шулай ук практик педагоглар чыгыш ясады.. Эш дүрт секциядә - Арчаның 5 нче гимназиясе, 6 нчы мәктәп, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә алып барылды.\n\nПленар киңәшмә Арча районы мәдәният йортында узды, ә барлык катнашучылар өчен Габдулла Тукайның Дәүләт мемориаль комплексына экскурсия оештырылды.\n\nБыел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырышы 13 августта Яр Чаллыда узачак. Киңәшмәнең төп темасы – «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка».",
"title": "Арчада мәгарифтә милли традицияләр һәм заманча технологияләр турында фикер алыштылар"
}