External Publication
Visit Post

Татарстанда Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан берничә чара узды

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] June 22, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстанның башкаласында да, республика районнарында да истәлекле чаралар узды. Бүген, 22 июньдә, Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә Гомумроссия тынлык минуты узды. Бу вакытта федераль һәм төбәк телеканалларында, радиостанцияләрдә, социаль челтәрләрдә һәм иҗтимагый киңлекләрдә РФ Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге әзерләгән тематик материаллар трансляцияләнде. Барлык мәгариф оешмалары, шул исәптән 46 264 баланы үз эченә алган 615 мәктәп яны лагерьлары, 180 хезмәт һәм ял лагерьлары, 7 142 балигъ булмаган баланы үз эченә алган 162 хезмәт отряды, безнең киләчәгебез өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алды.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...