{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreie4rh3iq5q2clcfbtxtfzbktp5bitzjay3ao3jl3vdadzvbcjyccu",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mow45qvirnd2"
  },
  "path": "/node/9987",
  "publishedAt": "2026-06-22T19:01:55.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\n22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстанның башкаласында да, республика районнарында да истәлекле чаралар узды.\n\nБүген, 22 июньдә, Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә Гомумроссия тынлык минуты узды. Бу вакытта федераль һәм төбәк телеканалларында, радиостанцияләрдә, социаль челтәрләрдә һәм иҗтимагый киңлекләрдә РФ Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге әзерләгән тематик материаллар трансляцияләнде.\n\nБарлык мәгариф оешмалары, шул исәптән 46 264 баланы үз эченә алган 615 мәктәп яны лагерьлары, 180 хезмәт һәм ял лагерьлары, 7 142 балигъ булмаган баланы үз эченә алган 162 хезмәт отряды, безнең киләчәгебез өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алды.",
  "title": "Татарстанда Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан берничә чара узды"
}