External Publication
Visit Post

КФУның IT-лицееннан Ләйсән Шакирова өч имтиханны 100-әр баллга тапшырган

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] June 19, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан Татарстан Республикасында химии, рус әдәбияты, тарих, рус теле һәм математикадан БДИ нәтиҗәләре игълан ителде. Әлеге мәгълүматларга караганда 340 укучы 1 имтиханны 100 баллга, 10 укучы - 2 имтиханны 200 баллга, ә 1 укучы - өч имтиханны 300 баллга тапшырган. Бу - укучыларның үзләренең дә, әти-әниләренең дә, укытучыларының да тырышлыгы. Иң югары нәтиҗәгә ирешкән укучы - КФУның IT-лиценнан Ләйсән Шакирова. Ул рус теленнән, химиядән һәм профиль математикадан - берьюлы өч предмет буенча имтиханны иң югары баллга тапшырган. Белем.ру порталы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының котлауларына кушыла.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...