{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreihijupzibkh6qi47tzv2tcc2zl2w7nijqfxmdhp2b2eqro5gpiqyu",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mop7jfs2u5o2"
},
"path": "/node/9984",
"publishedAt": "2026-06-19T18:39:49.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nТатарстан Республикасында химии, рус әдәбияты, тарих, рус теле һәм математикадан БДИ нәтиҗәләре игълан ителде. Әлеге мәгълүматларга караганда 340 укучы 1 имтиханны 100 баллга, 10 укучы - 2 имтиханны 200 баллга, ә 1 укучы - өч имтиханны 300 баллга тапшырган. Бу - укучыларның үзләренең дә, әти-әниләренең дә, укытучыларының да тырышлыгы.\n\nИң югары нәтиҗәгә ирешкән укучы - КФУның IT-лиценнан Ләйсән Шакирова. Ул рус теленнән, химиядән һәм профиль математикадан - берьюлы өч предмет буенча имтиханны иң югары баллга тапшырган.\n\nБелем.ру порталы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының котлауларына кушыла.",
"title": "КФУның IT-лицееннан Ләйсән Шакирова өч имтиханны 100-әр баллга тапшырган"
}