{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreidiqcvx3hllxqnb2mtz4qabuqajf6ozhplykbideey6qwlyw5t57q",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mol2op76q2c2"
},
"path": "/node/9983",
"publishedAt": "2026-06-18T06:57:38.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия",
"https://checkege.rustest.ru/"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\n2026 елның 18 июнендә мәгариф оешмалары базасында урнашкан 68 имтихан үткәрү пунктында информатикадан һәм чит телләр буенча (телдән) бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.\nИмтиханнар үткәрүгә 2855 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.\nИмтиханнарны 3753 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.\nИнформатикадан БДИны 2370 укучы тапшыра.\nЧит телләр буенча (телдән) БДИга агымдагы елда мәктәп тәмамлаучы 1383 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән:\n- инглиз теленнән – 1355,\n- немец теленнән – 16,\n- француз теленнән – 6,\n- испан теленнән – 1,\n- кытай теленнән – 5.\n2026 елның 19 июнендә информатика, чит телләр буенча (телдән) бердәм дәүләт имтиханы белем бирү оешмалары базасында урнашкан 35 имтихан тапшыру пунктында үткәреләчәк.\nИмтиханнар үткәрүгә 1428 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.\nИмтиханнарны 1838 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.\nИнформатикадан БДИны 1166 катнашучы тапшыра.\nЧит телләрдән (телдән) БДИга агымдагы елда мәктәп тәмамлаучы 672 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән:\n- инглиз теленнән – 665,\n- немец теленнән – 1,\n- француз теленнән – 2,\n- кытай теленнән – 4.\nИмтиханнар 10:00 сәгатьтә башланачак.\nКомпьютер формасындагы информатикадан имтихан (КБДИ) 3 сәгать 55 минут, чит телләрдән, кытай теленнән тыш, – 17 минут, кытай теленнән – 14 минут дәвам итә.\nКБДИның минималь бусагасы 40 балл, чит телләр буенча (язма һәм телдән) – 22 балл тәшкил итә.\nИнформатикадан БДИ нәтиҗәләре 29 июньдә, чит телләрдән БДИ нәтиҗәләре 1 июльдә расланачак. Имтиханнарда катнашучылар нәтиҗәләр белән үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә таныша алачак: https://checkege.rustest.ru/.\nБДИның төп чорының резерв көннәре 2026 елның 22 июненнән 25енә кадәр үткәреләчәк.",
"title": "Татарстанның 5500дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы 18-19 июньдә информатика һәм чит телләрдән БДИ тапшыра"
}