External Publication
Visit Post

Казанда Идел буе, Урал, Төньяк-Көнбатыш һәм Алтай халыкларының милли әдәбиятлары конференциясе булачак

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] June 12, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан 2026 елның 25, 26 июнь көннәрендә Казанда Россия Язучылар берлеге карамагында Идел буе федераль округында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган Россия халыклары милли әдәбияты конференциясе үткәреләчәк. Чарада Идел буе, Урал, Төньяк-Көнбатыш һәм Алтай вәкилләре катнашачак. Алдынгы замана язучылары, тәрҗемәчеләр һәм лингвистлар милли әдәбиятның торышы турында фикер алышырга җыена. Зыялы әңгәмәләрнең нәтиҗәсе буларак электрон альманахлар һәм саллы матбугат басмасы әзерләнәчәк, ул милли авторлар хакында күзаллау булдырачак һәм укучыга илебез әдәбиятының киңлеген һәм төрлелеген күрсәтәчәк. Конференция программасында – секцияләр буенча эш, пленар утырыш, 13 төбәк вәкилләре чыгышы (Башкортстан, Марий-Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Ханты-Манси автономияле округы һәм башкалар). «Конференция әдәби процессны аңлау һәм формалаштыру өчен мәйданчык булачак. Аның йомгаклары буенча альманах чыгарылуы аеруча әһәмиятле, анда хәзерге заман язучылары һәм шагыйрьләре үз әсәрләренең рус теленә тәрҗемә ителгән вариантларын күрәчәк. Әдәбиятның камиллеккә чик булмаган өлкә икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Шунысы мөһим: эш барышында әдәбиятчылар һәм әдәбият белгечләренең җанлы берләшмәсе барлыкка киләчәк, шул рәвешле бердәм контекст һәм иҗади диалогка ия булачакбыз», – дип фикерләре белән бүлеште Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы. Казанда оештырылачак конференция Россия Язучылар берлегенең Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чаралар сериясен дәвам итә. Ул Төньяк Кавказ, Россия көньягы һәм Кырым халыкларының милли әдәбиятлары конференциясеннән соң тәкъдим ителә. Июльдә проект кысаларында Ерак Көнчыгыш, Көнчыгыш Себер һәм Байкал аръягы халыкларының онлайн форматтагы конференциясе үткәреләчәк. Йомгаклау конференциясе ноябрьдә Мәскәүдә оештырылачак.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...