External Publication
Visit Post

«#МЫВМЕСТЕ-2026» Халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] May 23, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Россия Казан Педагоглар һәм мәктәп укучылары «#МЫВМЕСТЕ» халыкара премиясенең алтынчы сезонында катнашу өчен 24 майга кадәр гариза тутыра алалар. Премиянең алтынчы сезоны Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Милли трек кысаларында дүрт төп категория билгеләнгән: «Шәхес», «НКО һәм проектлар», «Компанияләр» һәм «Территория». Шулай ук «Бердәмлек көче» дигән яңа махсус номинация кертелгән, ул Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектлар һәм инициативалар өчен бирелә. «Ел остазы» һәм «Игелек буыны» номинацияләрендә «НКО һәм проектлар» категориясендә мәгариф, шәхес тәрбияләү һәм үстерү өлкәсендә остазлык практикаларын актив гамәлгә ашыручы 21 яшьтән өлкәнрәк педагоглар һәм белгечләр, шулай ук урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала. Педагоглар арасында җиңүчеләр һәм финалистлар үз практикаларын һәм проектларын киңәйтә, белем бирү программаларында һәм төп федераль чараларда катнаша алачак. Премия лауреатлары шулай ук үзләренең остазлык практикаларын «#МЫВМЕСТЕ-2026» халыкара гражданнар катнашу форумында тәкъдим итү, әйдәп баручы экспертлар һәм федераль ведомстволар вәкилләрендә киңәшләшү мөмкинлеге алачак. Үткәрү даталары: гаризалар кабул итү – 24 майга кадәр; төбәк этабы – 15 июнь – 12 июль; ярымфинал – 27 июль – 30 август; финал һәм тавыш бирү – 21 сентябрь-25 октябрь. Үткәрү форматы: онлайн.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...