27 июньдә Казанда Яшьләр көне үткәреләчәк
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
June 4, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
27 июньдә Казанда үткәреләчәк Яшьләр көненең үзәк мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булачак.
Быел бәйрәм концепциясе өч төп мәгънәне берләштерәчәк – «Хыял», «Горурлык» һәм «Бердәмлек».
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Яшьләр көне республика яшьләренең никадәр актив һәм күпкырлы булуын, шулай ук аларның үсеше өчен нинди шартлар булуын күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Бәйрәм программасы тематик киңлекләргә бүленәчәк.
Биредә шулай ук медицина һәм белем бирү активлыклары булачак: сәламәтлек скринингы, ВИЧка экспресс-тест үткәрү, күрү сәләтен тикшерү, туклану һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар, шулай ук төрле белгечлекләр табибларына консультацияләр һәм психологик ярдәм күрсәтү.
Яшьләр көне чарасының координаторы, «УРАМ» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова ассызыклаганча, гадәттәгечә, мәйданчык төрле катнашучылар өчен җәлеп итү ноктасына әверелә.
Discussion in the ATmosphere