{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifihnehoo3vqvyxt2th6uguvelnq73arudobfdmb3wqspb7sxw5d4",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mnjb3hg2zoh2"
  },
  "path": "/node/9967",
  "publishedAt": "2026-06-04T18:55:34.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Казан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n27 июньдә Казанда үткәреләчәк Яшьләр көненең үзәк мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булачак.\n\nБыел бәйрәм концепциясе өч төп мәгънәне берләштерәчәк – «Хыял», «Горурлык» һәм «Бердәмлек».\n\nТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Яшьләр көне республика яшьләренең никадәр актив һәм күпкырлы булуын, шулай ук аларның үсеше өчен нинди шартлар булуын күрсәтергә мөмкинлек бирә.\n\nБәйрәм программасы тематик киңлекләргә бүленәчәк.\n\nБиредә шулай ук медицина һәм белем бирү активлыклары булачак: сәламәтлек скринингы, ВИЧка экспресс-тест үткәрү, күрү сәләтен тикшерү, туклану һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар, шулай ук төрле белгечлекләр табибларына консультацияләр һәм психологик ярдәм күрсәтү.\n\nЯшьләр көне чарасының координаторы, «УРАМ» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова ассызыклаганча, гадәттәгечә, мәйданчык төрле катнашучылар өчен җәлеп итү ноктасына әверелә.",
  "title": "27 июньдә Казанда Яшьләр көне үткәреләчәк"
}