External Publication
Visit Post

Казанның сигез паркында урам китапханәләре ачылды

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] May 27, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан 27 май – Гомумроссия китапханәләр көне. Барлык китап сөючеләрне һәм китапханәчеләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Татарстан башкаласында шәһәрнең сигез иҗтимагый киңлегендә Парклар һәм скверлар дирекциясенең идеясе һәм «Кеше приюты» проекты ярдәмендә урам китапханәләре ачылды. Хәзер Аксенов исемендәге скверда, Лядский, Фукс бакчаларында, «Калейдоскоп», «Крылья Советов» паркларында, «Весна» торак комплексында, шулай ук Кече Акчарлак күле янында һәм Серов урамындагы бульварда саф һавада укудан ләззәт алырга мөмкин. Парклар һәм скверлар дирекциясендә кунакларны китап алырга гына түгел, китапханәләрне тулыландыру турында да кайгыртырга чакыралар. Шулай ук, шәһәр халкын китапларны кире кайтарырга яки алмашка үз китапларын алып килергә онытмаска өндиләр.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...