{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifqlzxta7o7zgj2dz3o6imn5kw6iswoo4mdtirdvaex3fhakspbam",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mmvdefljcmn2"
  },
  "path": "/node/9959",
  "publishedAt": "2026-05-27T08:05:39.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Казан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n27 май – Гомумроссия китапханәләр көне. Барлык китап сөючеләрне һәм китапханәчеләрне бәйрәм белән котлыйбыз!\n\nТатарстан башкаласында шәһәрнең сигез иҗтимагый киңлегендә Парклар һәм скверлар дирекциясенең идеясе һәм «Кеше приюты» проекты ярдәмендә урам китапханәләре ачылды. Хәзер Аксенов исемендәге скверда, Лядский, Фукс бакчаларында, «Калейдоскоп», «Крылья Советов» паркларында, «Весна» торак комплексында, шулай ук Кече Акчарлак күле янында һәм Серов урамындагы бульварда саф һавада укудан ләззәт алырга мөмкин.\n\nПарклар һәм скверлар дирекциясендә кунакларны китап алырга гына түгел, китапханәләрне тулыландыру турында да кайгыртырга чакыралар. Шулай ук, шәһәр халкын китапларны кире кайтарырга яки алмашка үз китапларын алып килергә онытмаска өндиләр.",
  "title": "Казанның сигез паркында урам китапханәләре ачылды"
}