{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigicby5vwdjjx4o4cqyd3ip7gyrl56jfzkkecfxuvdyo3dpxl2tmq",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mmlfrmz53662"
},
"path": "/node/9955",
"publishedAt": "2026-05-23T07:35:02.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\nКазан\n\nПедагоглар һәм мәктәп укучылары «#МЫВМЕСТЕ» халыкара премиясенең алтынчы сезонында катнашу өчен 24 майга кадәр гариза тутыра алалар.\n\nПремиянең алтынчы сезоны Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Милли трек кысаларында дүрт төп категория билгеләнгән: «Шәхес», «НКО һәм проектлар», «Компанияләр» һәм «Территория». Шулай ук «Бердәмлек көче» дигән яңа махсус номинация кертелгән, ул Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектлар һәм инициативалар өчен бирелә.\n\n«Ел остазы» һәм «Игелек буыны» номинацияләрендә «НКО һәм проектлар» категориясендә мәгариф, шәхес тәрбияләү һәм үстерү өлкәсендә остазлык практикаларын актив гамәлгә ашыручы 21 яшьтән өлкәнрәк педагоглар һәм белгечләр, шулай ук урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала.\n\nПедагоглар арасында җиңүчеләр һәм финалистлар үз практикаларын һәм проектларын киңәйтә, белем бирү программаларында һәм төп федераль чараларда катнаша алачак. Премия лауреатлары шулай ук үзләренең остазлык практикаларын «#МЫВМЕСТЕ-2026» халыкара гражданнар катнашу форумында тәкъдим итү, әйдәп баручы экспертлар һәм федераль ведомстволар вәкилләрендә киңәшләшү мөмкинлеге алачак.\n\nҮткәрү даталары: гаризалар кабул итү – 24 майга кадәр; төбәк этабы – 15 июнь – 12 июль; ярымфинал – 27 июль – 30 август; финал һәм тавыш бирү – 21 сентябрь-25 октябрь.\n\nҮткәрү форматы: онлайн.",
"title": "«#МЫВМЕСТЕ-2026» Халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана"
}