Мәскәүдәге әдәбият институты татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итү буенча укырга чакыра
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
May 20, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Россия
Мәскәү шәһәрендәге А.М. Горький исемендәге әдәбият институты татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итүчеләр төркемен җыя.
Дипломы булучыларга БДИ тапшырырга кирәкми, институтның үзендә конкурс (әдәбият буенча тест, рус телендә изложение, тәкъдим ителгән темага русча этюд, татарчадан сүзлек белән тәрҗемә) узарга кирәк.
Әдәбият институты икенче югары белем бушлай булган югары уку йортлары исемлегенә керә, тулай торагы бар.
Диплом алган белгеч тәрҗемәче булудан тыш, редактор, копирайтер һәм башка текстлар эшкәртүгә кагылышлы вазифалар буенча эшли алачак.
Укырга керү турында мәгълүмат әдәбият институтының сайтында урнаштырылган:
litinstitut.ru/Abitur
Барлык сораулар буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итегез: +7 (985) 9607058
Discussion in the ATmosphere