{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigyshsoo2s7cgqhaalbu6xbl7eak4byntybdisahuoaektxfvdhie",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mmdufczbjqj2"
},
"path": "/node/9952",
"publishedAt": "2026-05-20T08:25:43.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\nМәскәү шәһәрендәге А.М. Горький исемендәге әдәбият институты татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итүчеләр төркемен җыя.\n\nДипломы булучыларга БДИ тапшырырга кирәкми, институтның үзендә конкурс (әдәбият буенча тест, рус телендә изложение, тәкъдим ителгән темага русча этюд, татарчадан сүзлек белән тәрҗемә) узарга кирәк.\n\nӘдәбият институты икенче югары белем бушлай булган югары уку йортлары исемлегенә керә, тулай торагы бар.\n\nДиплом алган белгеч тәрҗемәче булудан тыш, редактор, копирайтер һәм башка текстлар эшкәртүгә кагылышлы вазифалар буенча эшли алачак.\n\nУкырга керү турында мәгълүмат әдәбият институтының сайтында урнаштырылган:\nlitinstitut.ru/Abitur\nБарлык сораулар буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итегез: +7 (985) 9607058",
"title": "Мәскәүдәге әдәбият институты татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итү буенча укырга чакыра"
}