«Күрше» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
May 10, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казанда «Күрше» халык фестиваленең җәйге чорында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурста җиңүчеләр шәһәрнең яки республика районының иҗтимагый киңлекләрендә бәйрәмнәрен яисә чараларын оештыру өчен 1 млн сумга кадәр финанс ярдәм алачак.
Гаризалар 24 майга кадәр оештыручы сайтында кабул ителә: https://xn--e1aanyhgck8a.xn--p1ai/. Быел катнашучылар «Күрше» төп конкурсы һәм «Мирас» махсус проекты буенча гариза бирә ала. Фестиваль вакыйгалары 22 июньдә башланачак, ә финал 13 сентябрьдә булачак, дип хәбәр итә шәһәр Мәдәният идарәсе.
Катнашуга муниципаль учреждениеләр, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, идарәче оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла. Җиңүчеләр бәйрәмнәрне бөтен Татарстан ишегалларында, паркларында, скверларында, бульварларында һәм яр буйларында үткәрә алачак.
Узган сезоннарда фестивальнең җиңүчеләре бөтен республика буенча 500дән артык вакыйга үткәргән. Гаризаларны сайлап алу 25 майдан 7 июньгә кадәр палнлаштырылган, ә җиңүчеләр исемлеге 8 июньдә игълан ителәчәк.
Discussion in the ATmosphere