{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreihj335cnnjvqdnof2v2md3ozmnsihjgwwacm26c364pboukzkx2wy",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mlkvoubv6at2"
  },
  "path": "/node/9942",
  "publishedAt": "2026-05-10T13:00:46.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "https://xn--e1aanyhgck8a.xn--p1ai/"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазанда «Күрше» халык фестиваленең җәйге чорында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурста җиңүчеләр шәһәрнең яки республика районының иҗтимагый киңлекләрендә бәйрәмнәрен яисә чараларын оештыру өчен 1 млн сумга кадәр финанс ярдәм алачак.\n\nГаризалар 24 майга кадәр оештыручы сайтында кабул ителә: https://xn--e1aanyhgck8a.xn--p1ai/. Быел катнашучылар «Күрше» төп конкурсы һәм «Мирас» махсус проекты буенча гариза бирә ала. Фестиваль вакыйгалары 22 июньдә башланачак, ә финал 13 сентябрьдә булачак, дип хәбәр итә шәһәр Мәдәният идарәсе.\n\nКатнашуга муниципаль учреждениеләр, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, идарәче оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла. Җиңүчеләр бәйрәмнәрне бөтен Татарстан ишегалларында, паркларында, скверларында, бульварларында һәм яр буйларында үткәрә алачак.\n\nУзган сезоннарда фестивальнең җиңүчеләре бөтен республика буенча 500дән артык вакыйга үткәргән. Гаризаларны сайлап алу 25 майдан 7 июньгә кадәр палнлаштырылган, ә җиңүчеләр исемлеге 8 июньдә игълан ителәчәк.",
  "title": "«Күрше» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә"
}