External Publication
Visit Post

Татарстан 2026 елгы Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасында иң яхшы бишлеккә керде

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] May 11, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә. Мәскәү шәһәре, Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Төньяк Осетия — Алания Республикалары, Мәскәү, Свердловск, Псков, Ульяновск, Вологда, Калининград өлкәләре, Ставрополь крае, Ямал-Ненец автономияле округы һәм «Сириус» федераль территориясе олимпиада финалын үткәрү мәйданчыклары булды. Һәр фән буенча олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарының туры трансляцияләренә, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга теләгән һәркем онлайн режимда кушыла алды. 2026 елда Татарстан Республикасы җәмгыять белеме буенча Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү урыны булды. Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 2026 елда Татарстан лаеклы рәвештә иң яхшы бишлеккә керде. 2026 елда Россиякүләм олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан барлыгы 563 укучы катнашты, аларның 47се — җиңүче, 222се призер булды.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...