{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreihrohoo3plz2it7hs4fxy3jtfu7hgnk7iwmxmxmlpo6y2pwgw3d3y",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mlkvon5mr722"
},
"path": "/node/9943",
"publishedAt": "2026-05-11T08:30:36.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nРоссиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә. Мәскәү шәһәре, Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Төньяк Осетия — Алания Республикалары, Мәскәү, Свердловск, Псков, Ульяновск, Вологда, Калининград өлкәләре, Ставрополь крае, Ямал-Ненец автономияле округы һәм «Сириус» федераль территориясе олимпиада финалын үткәрү мәйданчыклары булды. Һәр фән буенча олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарының туры трансляцияләренә, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга теләгән һәркем онлайн режимда кушыла алды.\n\n2026 елда Татарстан Республикасы җәмгыять белеме буенча Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү урыны булды.\n\nҖиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 2026 елда Татарстан лаеклы рәвештә иң яхшы бишлеккә керде.\n\n2026 елда Россиякүләм олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан барлыгы 563 укучы катнашты, аларның 47се — җиңүче, 222се призер булды.",
"title": "Татарстан 2026 елгы Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасында иң яхшы бишлеккә керде"
}