External Publication
Visit Post

Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиадада Гран-прига ия булдылар

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] April 19, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәре 16 апрельдә Казанда «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан ителде. Гран-при ияләре: Казаннан Мөслимә Әдиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыпов, Төркиядән Нурбикә Нәҗипова. Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән һәм биш чит илдән 500 укучы катнашты. Финал этабы өч турда үтте: язмача – татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр үтәү; телдән – татар теле, әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр; Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...