{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreidgmcsnz7pdg3opo2mcpfnja63lntqwa2yqrikms3yeq44blpdpbu",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mjuacii2ne22"
},
"path": "/node/9919",
"publishedAt": "2026-04-19T07:50:26.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nТатар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәре 16 апрельдә Казанда «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан ителде.\n\nГран-при ияләре: Казаннан Мөслимә Әдиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыпов, Төркиядән Нурбикә Нәҗипова.\n\nОлимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән һәм биш чит илдән 500 укучы катнашты.\n\nФинал этабы өч турда үтте:\n\nязмача – татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр үтәү;\n\nтелдән – татар теле, әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр;\n\nГабдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.",
"title": "Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиадада Гран-прига ия булдылар"
}