Апрель уртасында Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада булачак
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
April 10, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
13-16 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада булачак. Анда Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашыр дип көтелә.
Быел интеллектуаль ярыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана.
Олимпиадада республика һәм төбәкара этапларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестларда һәм әңгәмәләрдә катнашучыларны көтеп калалар. Финалга чыгучылар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектлар тәкъдим итәчәк.
Олимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә 18:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Төп конкурс сынаулары «Байтик» балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында үткәреләчәк.
Олимпиада 16 апрельдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылачак Туган тел форумы белән тәмамлана.
Discussion in the ATmosphere