{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreicfarprykdvfr24ngbmuzlyjq2imfzydn54fjtfaedcx6i7zcoe4q",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mj6fredcukl2"
  },
  "path": "/node/9910",
  "publishedAt": "2026-04-10T16:25:26.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Казан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n13-16 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада булачак. Анда Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашыр дип көтелә.\n\nБыел интеллектуаль ярыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана.\n\nОлимпиадада республика һәм төбәкара этапларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестларда һәм әңгәмәләрдә катнашучыларны көтеп калалар. Финалга чыгучылар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектлар тәкъдим итәчәк.\n\nОлимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә 18:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Төп конкурс сынаулары «Байтик» балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында үткәреләчәк.\n\nОлимпиада 16 апрельдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылачак Туган тел форумы белән тәмамлана.",
  "title": "Апрель уртасында Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада булачак"
}