Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Казанда булачак чаралар программасы
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
March 20, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
21 мартта Казанда республика күләмендә Нәүрүз бәйрәме – кояш календаре буенча Язны һәм Яңа елны каршылау чарасы үткәреләчәк. Казан ипподромы территориясе үзәк мәйданчык буларак сайланган, биредә төп вакыйгалар планлаштырылган.
Нәүрүз кунаклары өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә: башкала халкы иҗат коллективлары катнашында концерт карый, халык һөнәрләре ярминкәсендә, төрледән-төрле остаханәләрдә һәм әлеге йола белән бәйле уеннарда катнаша ала. Бәйрәмдә шулай ук «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыры» дип аталган матурлык, көч сынашу бәйгеләре, шулай ук ат чабышлары үткәреләчәк.
Чарага килүчеләр Нәүрүз бәйрәменең төп ризыгы булган «Карга боткасы» һәм башка милли ризыклар белән сыйлана алачак.
Төп чаралар 21 март көнне сәгать 11:00 дән 15:00 гә кадәр була.
Шулай ук Казанның мәдәният учреждениеләрендә язгы яңарыш һәм дуслык бәйрәме булган Нәүрүзгә багышланган концертлар үткәрелә. Чараларга теләге булган һәркем килә ала.
Бу уңайдан шимбә көнне, 21 мартта, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Нәүрүз» дип аталган концерт программасы тәкъдим ителә. Тамашачы өчен «Гөлләр» татар халык җыр һәм музыка ансамбле чыгыш ясаячак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
23 мартта Нагорный торак массивындагы мәдәният йортында «Нәүрүз бәйрәме!» дип аталган концерт оештырыла. Чара кунакларын Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларның милли үзенчәлеген һәм кунакчыллыгын чагылдырган бай бәйрәм программасы көтә. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.
Сишәмбе көнне, 24 мартта, казанлыларны Константиновка торак массивында урнашкан мәдәният йортына «Хуш киләсең, Нәүрүз» чарасына чакыралар.
Концерт сәгать 18:00 дә башлана.
Discussion in the ATmosphere