{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreig72gy2zferybaqj7mhq5q7akdpv5unhk6zowt7polu2fugrxpoje",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mhk6lukfbbb2"
},
"path": "/node/9889",
"publishedAt": "2026-03-20T21:05:10.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n21 мартта Казанда республика күләмендә Нәүрүз бәйрәме – кояш календаре буенча Язны һәм Яңа елны каршылау чарасы үткәреләчәк. Казан ипподромы территориясе үзәк мәйданчык буларак сайланган, биредә төп вакыйгалар планлаштырылган.\n\nНәүрүз кунаклары өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә: башкала халкы иҗат коллективлары катнашында концерт карый, халык һөнәрләре ярминкәсендә, төрледән-төрле остаханәләрдә һәм әлеге йола белән бәйле уеннарда катнаша ала. Бәйрәмдә шулай ук «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыры» дип аталган матурлык, көч сынашу бәйгеләре, шулай ук ат чабышлары үткәреләчәк.\n\nЧарага килүчеләр Нәүрүз бәйрәменең төп ризыгы булган «Карга боткасы» һәм башка милли ризыклар белән сыйлана алачак.\n\nТөп чаралар 21 март көнне сәгать 11:00 дән 15:00 гә кадәр була.\n\nШулай ук Казанның мәдәният учреждениеләрендә язгы яңарыш һәм дуслык бәйрәме булган Нәүрүзгә багышланган концертлар үткәрелә. Чараларга теләге булган һәркем килә ала.\n\nБу уңайдан шимбә көнне, 21 мартта, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Нәүрүз» дип аталган концерт программасы тәкъдим ителә. Тамашачы өчен «Гөлләр» татар халык җыр һәм музыка ансамбле чыгыш ясаячак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.\n\n23 мартта Нагорный торак массивындагы мәдәният йортында «Нәүрүз бәйрәме!» дип аталган концерт оештырыла. Чара кунакларын Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларның милли үзенчәлеген һәм кунакчыллыгын чагылдырган бай бәйрәм программасы көтә. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.\n\nСишәмбе көнне, 24 мартта, казанлыларны Константиновка торак массивында урнашкан мәдәният йортына «Хуш киләсең, Нәүрүз» чарасына чакыралар.\nКонцерт сәгать 18:00 дә башлана.",
"title": "Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Казанда булачак чаралар программасы"
}