External Publication
Visit Post

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы башланды

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] March 17, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы башланды. Кичә Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә Балтач, Саба, Теләче, Әтнә, Кукмара һәм Арча районнарыннан килгән яшь язучылар поэзия, проза, журналистика, драматургия һәм тәрҗемә жанрында иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Быел әлеге бәйгегә барлыгы 600 дән артык эш кабул ителде, зона этабына 300 баланың иҗади эшләре сайлап алынды, шуларнын 99ы шушы районнарда яши. Һәр номинациядә җиңүчеләр 22 апрельдә Казанга бүләкләү тантанасына киләчәк. Укучыларның эшләрен мәртәбәле жюри: күренекле сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьләр бәяли.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...