{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiexsm5ab6u5rr2o52k7wdqhvkmyjnvshbyzstp4gp5nanlvf2k3qe",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mhcoaw5k6xj2"
  },
  "path": "/node/9885",
  "publishedAt": "2026-03-17T09:10:34.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\n«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы башланды.\nКичә Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә Балтач, Саба, Теләче, Әтнә, Кукмара һәм Арча районнарыннан килгән яшь язучылар поэзия, проза, журналистика, драматургия һәм тәрҗемә жанрында иҗади осталыкларын күрсәттеләр.\nБыел әлеге бәйгегә барлыгы 600 дән артык эш кабул ителде, зона этабына 300 баланың иҗади эшләре сайлап алынды, шуларнын 99ы шушы районнарда яши.\nҺәр номинациядә җиңүчеләр 22 апрельдә Казанга бүләкләү тантанасына киләчәк. Укучыларның эшләрен мәртәбәле жюри: күренекле сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьләр бәяли.",
  "title": "«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы башланды"
}