Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 26 майда булачак
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
March 15, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар быел 26 майда үткәреләчәк. Соңгы кыңгыраулар программасына Россия Федерациясе флагын күтәрү һәм гимнын башкару тантаналарын, шулай ук күп балалы гаиләләрне хөрмәтләүне, махсус хәрби операцияда катнашучы ата-аналарның һәм дәүләт бүләкләренә лаек булганнарның чыгышларын кертергә тәкъдим ителде.
Мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары 1 июньнән дә иртәрәк башланмый.
Регионнарга тантаналы чараларга әзерлек вакытында куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары өчен уңайлы мохит булдырырга куштылар.
Discussion in the ATmosphere