{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreie4sfuncy7d54k5ywop2dmtm6mcgsgi556iz3qgahlz5h2wzm33iq",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mh5p4apjdw72"
},
"path": "/node/9883",
"publishedAt": "2026-03-15T12:10:02.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nРоссия мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар быел 26 майда үткәреләчәк. Соңгы кыңгыраулар программасына Россия Федерациясе флагын күтәрү һәм гимнын башкару тантаналарын, шулай ук күп балалы гаиләләрне хөрмәтләүне, махсус хәрби операцияда катнашучы ата-аналарның һәм дәүләт бүләкләренә лаек булганнарның чыгышларын кертергә тәкъдим ителде.\n\nМәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары 1 июньнән дә иртәрәк башланмый.\n\nРегионнарга тантаналы чараларга әзерлек вакытында куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары өчен уңайлы мохит булдырырга куштылар.",
"title": "Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 26 майда булачак"
}