External Publication
Visit Post

1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК

«Ялкын» журналы Yalkyn [Unofficial] May 27, 2026
Source
1 июньдә Казанның барлык районнарында Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм программалары оештырыла. Төп мәйданчык – «Елмай» паркы. Биредә 12:00 дән 21:00 гә кадәр «Без син булган җирдә» дип аталган мультиформатлы программа үтәчәк. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...