Милли мәгариф сагында. «Мәгариф. Татар теле» нең март саны дөнья күрде
«Мәгариф» журналы
March 10, 2026
«Мәгариф. Татар теле»нең 2026 елгы беренче санын әзерләдек.2014 елдан электрон журнал булып дөнья күргән, 2016 елның мартында кәгазьгә басылып укучы хозурына ирешкән басманың да дистә еллык тарихы бар. «Мәгариф» журналы – Татарстандагы барлык укытучыларның уртак басмасы, универсаль педагогик журнал саналса, «Гаилә һәм мәктәп» – тәрбия мәсьәләләрен колачласа, «Мәгариф. Татар теле» – татар теле белгечләре өчен махсуслашкан, татар телен укытуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлтелгән фәнни-методик журнал булып тора. Без аны мөхтәрәм укучыларыбыз, сезнең белән берлектә чыгарабыз, авторларыбыз – тел белгечләре, галимнәр һәм практик укытучылар, тәрбиячеләр.
Discussion in the ATmosphere