{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiakiwt4pfcoeysmwta6vxcjvvzct6rapjj2m6kq7dbgkhhc2ymf64",
"uri": "at://did:plc:e4rpy7jgzsdbmjmlphtaa4oh/app.bsky.feed.post/3mgs3ui7g6n72"
},
"path": "/news/don_it_miss_it/milli-magarif-sagynda-magarif-tatar-tele-nen-mart-sany-donia-kurde",
"publishedAt": "2026-03-10T10:38:00.000Z",
"site": "https://magarif-uku.ru",
"tags": [
"Ишетми калмагыз"
],
"textContent": "«Мәгариф. Татар теле»нең 2026 елгы беренче санын әзерләдек.2014 елдан электрон журнал булып дөнья күргән, 2016 елның мартында кәгазьгә басылып укучы хозурына ирешкән басманың да дистә еллык тарихы бар. «Мәгариф» журналы – Татарстандагы барлык укытучыларның уртак басмасы, универсаль педагогик журнал саналса, «Гаилә һәм мәктәп» – тәрбия мәсьәләләрен колачласа, «Мәгариф. Татар теле» – татар теле белгечләре өчен махсуслашкан, татар телен укытуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлтелгән фәнни-методик журнал булып тора. Без аны мөхтәрәм укучыларыбыз, сезнең белән берлектә чыгарабыз, авторларыбыз – тел белгечләре, галимнәр һәм практик укытучылар, тәрбиячеләр.",
"title": "Милли мәгариф сагында. «Мәгариф. Татар теле» нең март саны дөнья күрде"
}