External Publication
Visit Post

Рамазан аен ничек каршы алырга? Уразага ничек әзерләнергә?

Главная [Unofficial] February 4, 2026
Source
Рамазан ае алдыннан килүче шәгъбан ае – Рамазанга әзерләнә торган ай ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм иң күп уразаны шәгъбан аенда тоткан. Хәдистән аңлашылганча, Үсәмә бине Зәед радыяллаһу ганһе пәйгамбәребезгә: «Әй Аллаһның Расүле! Шәгъбан аеннан кала, башка айларда синең шулкадәр ураза тотканыңны күргәнем булмады», – дип әйткән. Пәйгамбәребез аңа: «Раҗәб белән Рамазан айлары арасында булган бу ай хакында кешеләр гафил. Бу айда кылган гамәлләр Галәмнәрнең Раббысы хозурына күтәреләдер. Шуңа да гамәлләрем күтәрелгән вакытта уразада булуымны телим», – дип җавап биргән.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...