{
  "$type": "site.standard.document",
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreig6auodaoxguif4fi7kgfzi65dqw5lxycb2vm5366fivdpvmbnmpq"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 647714
  },
  "path": "/news/kyybla/ramazan-aen-nicek-karsy-alyrga-urazaga-nicek-azerlanerga",
  "publishedAt": "2026-02-04T12:05:00.000Z",
  "site": "https://aktanysh-rt.ru",
  "tags": [
    "Кыйбла"
  ],
  "textContent": "Рамазан ае алдыннан килүче шәгъбан ае – Рамазанга әзерләнә торган ай ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм иң күп уразаны шәгъбан аенда тоткан. Хәдистән аңлашылганча, Үсәмә бине Зәед радыяллаһу ганһе пәйгамбәребезгә: «Әй Аллаһның Расүле! Шәгъбан аеннан кала, башка айларда синең шулкадәр ураза тотканыңны күргәнем булмады», – дип әйткән. Пәйгамбәребез аңа: «Раҗәб белән Рамазан айлары арасында булган бу ай хакында кешеләр гафил. Бу айда кылган гамәлләр Галәмнәрнең Раббысы хозурына күтәреләдер. Шуңа да гамәлләрем күтәрелгән вакытта уразада булуымны телим», – дип җавап биргән.",
  "title": "Рамазан аен ничек каршы алырга? Уразага ничек әзерләнергә?"
}